Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә киләсе елда кайсы йортлар "Безнең ишек алды" программасына керүе билгеле булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов инициативасы белән башланган "Безнең ишек алды" программасы кысаларында Минзәләдә берничә дистәдән артык күпкатлы йортларның ишек аллары төзекләндерелде.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Киләсе елда да тагын йөзләгән гаилә яшәгән йортлар яны матураячак. Менә шуңа да Минзәләгә кайтып төпләнүче өлкәннәр саны арта, менә шуңа да шәһәрдәге фатирларның сату бәясе күтәрелә бара. Чөнки ул йортларның ишек алларында чәчәкләр, машина кую урыннары, яктырткычлар, утыргычлар барлыкка килү белән беррәттән подъезларда, түбәләрдә агымдагы ремонт ясала.
2022 елда Изыскательләр урамындагы 2/1, 2/2, 3/3, 2/3а, Гурьянов урамындагы 104, 106, 108 йортлар тирәсендә яңарту булуын хәбәр иткән идек. Махсус комиссия үткән атнада ишек аллары матурланасы Солнечная урамындагы 4, 6, Гоголь 86, Либнехт 72, Гурьянов 57, 75, Ленин 75, Кадомцевлар 57, 58 йортларында яшәүчеләр белән беренче тапкыр очрашты, нинди эшләр башкыраласы хакында килешүләргә кул куйды.

Әлеге йортларда яшәүчеләр очрашуларда бик актив катнаштылар, үз проблемаларын күтәрделәр. Мәсәлән, Ленин урамындагы 75 нче йортта яшәүчеләр йорт төзелгәннән бирле үз территорияләрен тәртипкә китерү буенча күп эшләр башкарганнар. Күршедәге 73 санлы йортның сүз барган программага кермәве балалар мәйданчыгына барлык төр кече архитектура фигураларын куюда, чүп җыю мәйданчыгын урнаштыруда күп сораулар тудырды. Гурьянов урамындагы йорттагы берничә фатирда үзәкләштерелгән канализация системасы булмау ачыкланды. Урамдагы бәдрәфне бетермичә, иске сарай, гаражларны сүтмичә программада каралган эш төрләрен үтәп булмаячак. Шушы урамдагы 57 нче йортта яшәүчеләр автомобильләр кую урынын киңәйтүне сорадылар.

Үтенечләрнең бер өлеше, мөмкинлекләрдән чыгып, төзекләндерү барышында искә алыначак.

Әлеге йортларда яшәүчеләр очрашуларда бик актив катнаштылар, үз проблемаларын күтәрделәр. Мәсәлән, Ленин урамындагы 75 нче йортта яшәүчеләр йорт төзелгәннән бирле үз территорияләрен тәртипкә китерү буенча күп эшләр башкарганнар. Күршедәге 73 санлы йортның сүз барган программага кермәве балалар мәйданчыгына барлык төр кече архитектура фигураларын куюда, чүп җыю мәйданчыгын урнаштыруда күп сораулар тудырды. Гурьянов урамындагы йорттагы берничә фатирда үзәкләштеререлгән канализация системасы булмау ачыкланды. Урамдагы бәдрәфне бетермичә, иске сарай, гаражларны сүтмичә программада каралган эш төрләрен үтәп булмаячак. Шушы урамдагы 57 нче йортта яшәүчеләр автомобильләр кую урынын киңәйтүне сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев