Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә “Китап” радиосы автомарафонын Әби патша каршы алды

Очрашу җылы атмосферада узды.

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Минзәләдә Казан-Уфа-Казан маршруты буенча узган “Мин матурлык эзләп йөрим...” автомарафонында катнашучылар белән очрашу Сабир Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театрында узды. Кунакларны – “Китап” милли радиосы хезмәткәрләре һәм “MINGAZOV” кавер-төркемен Әби патша – Екатерина II (ТР халык артисткасы, театрның әйдәп баручы актрисасы Рәзилә Муллина) каршы алды. Ул һәм театрның бер төркем яшь артистлары кунаклар өчен сәхнә күренеше аша Минзәләнең тарихына кыскача экскурс ясадылар.

Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Илнур Гайниев театрның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыргач, автомарафончыларны район җитәкчелеге исеменнән шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева сәламләде:

- Безнең район күпмилләтлеге һәм әлеге милләтләрнең үзара дус-тату яшәве белән аерылып тора. Милли традицияләребезне дә саклауга ныклы игътибар юнәлтәбез. Үзебезнең кунакчыл җиребездә район башлыгы Айдар Салахов исеменнән сәламләргә рөхсәт итегез, башкарган хезмәтегездә уңышлар телим, - диде ул.

Минзәлә район мәдәният сарае артисты Рузил Миңнехановның курайда уйнавын тыңлаганнан соң, кунаклар үзләренең музыкаль, шигъри чыгышларын тәкъдим иттеләр. “Китап” радиосы алып баручысы, әлеге радионың башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова Ренат Харис, Әнгам Атнабаев, Эльмира Җәлилова шигырьләрен укыды. Ильяс Мингазов җитәкчелегендәге “MINGAZOV” кавер төркеме татар эстрадасының популяр җырларын башкарды.

“Татмедиа” вәкиле Гадел Әхмәтҗанов очрашуга килгән минзәләлеләргә истәлеккә сувенирлар, ә “Минзәлә-информ” җитәкчесе, баш редакторы Илдус Шаһиев автомарафончыларның үзләренә дә күчтәнәчләр тапшырдылар. Шушындый җылы атмосферада очрашу оештырганнары өчен Минзәлә театры, шәхсән аның директоры Илнур Гайниевка рәхмәтле булып калып, автомарафончылар алга – Актаныш ягына юл алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев