Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә коронавирус белән авыруның яңа очраклары юк

Татарстанда тәүлек эчендә барлыгы 84 коронавирус белән авыручы ачыкланды

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Коронавируска каршы көрәш буенча ТР оперштабы мәгълүматларына караганда, Минзәлә районында соңгы тәүлек эчендә яңа очраклар ачыкланмады.

Республика буенча 84 яңа очракның 5се читтән кертелгән, калганнары авырулар белән элемтәдә булу нәтиҗәсендә.

Чаллыда һәм Тукай районында - 2әр очрак. Республика буенча 18 кеше хастаханәгә урнаштырылды.

Соңгы тәүлек эчендә 65 татарстанлы терелде (гомуми саны - 1173). Барлык авырулар саны 2232 гә җитте.

Исегезгә төшерәбез, кичә Минзәлә районы буенча беренче тапкыр 2 коронавирус диагнозы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев