Минзәләдә коронавирус белән чирләү очраклары юк
Татарстан буенча соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 85 яңа очрагы теркәлгән.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Коронавирус белән көрәш буенча республика оперштабы биргән мәгълүматтан күренгәнчә, 10 майга Минзәләдә коронавирус белән авыручылар юк.
Республика буенча 85 яңа очракның 4се - читтән кертелгән, 81 е-элемтә өчен. Аларның 38ен хастаханәгә салганнар, калганнары - авыруның җиңел һәм симптомсыз формасы белән - өйдә дәваланалар.
Минзәлә районы белән янәшә урнашкан Яр Чаллыда-25, Сарман һәм Тукай районнарында - 1әр очрак ачыкланган.
Соңгы тәүлек эчендә 107 кеше (гомуми саны 447) терелде.
Республика буенча эпидемия башланганнан бирле коронавирус белән авыруның ачыкланган диагнозлар саны 1671 очракны тәшкил итә, аларның 5се үлемгә китергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев