Минзәләдә коронавирус очраклары юк
Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус йоктыруның 84 очрагы теркәлгән.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") ТР коронавируска каршы оперштабы мәгълүматы буенча, Минзәлә районында соңгы тәүлек эчнендә дә коронавирус йоктыру очраклары теркәлмәгән.
Шул ук вакытта соңгы тәүлектә коронавирустан саклану таләпләрен үтәмәгән өчен 15 протокол төзелгән, аларның 2 - вазифаи затларга (барлыгы 319). Вазифаи затлар - шәһәребездә эшләүче ике сәүдә объектының директорлары.
Республика буенча карасак, 84 очракның 1 - читтә кертелгән, 83 - авырулар белән контактка керү нәтиҗәсе. Шуларның 56 өйдә дәвалана, калганнары хастаханәгә салынган.
Соңгы тәүлектә 163 кеше терелгән (барлыгы 1006). Коронавирус тарала башланганнан бирле республикада аның 2064 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев