Минзәләдә коронавирус йоктыру очраклары юк
Татарстан буенча соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 88 яңа очрагы теркәлгән. Шуларның 9ы читтән кертелгән, 79ы – авырулар белән элемтә нәтиҗәсе.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Бүгенге көндә коронавирус белән көрәш буенча республика оперштабы мәгълүматлары буенча Минзәләдә берәүдә дә Covid-19 ачыкланмаган.
Республика буенча коронавирус йоктырган 88 кешенең 18е хастаханәгә салынган, калганнары 70е, авыру симптомсыз булганга яки җиңел формада узганга - өйдә дәвалана. Якын-тирә шәһәрләрдән Яр Чаллыда 13 кешенең авыру очрагы теркәлгән.
Татарстанда авыру тарала башлаганнан бирле барлыгы 1586 COVID-19 очрагы теркәлгән.
340 кеше савыккан (+44 соңгы тәүлек эчендә). 5 кеше вафат булды.
ИВЛга 5 кеше тоташтырылган, стационарда - 347 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев