Минзәләдә "Кулланучы һәм аның хокуклары" дигән темага дәрес узды
15 март-Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)
Минзәлә шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә 6 сыйныф укучылары белән "Кулланучы һәм аның хокуклары" дигән темага чара узды
Эльвира Фәттахова, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре:
- Чарада укучылар үз хокукларын ничек якларга, кулланучы буларак үз хокукларын бозганда нинди законнарга таянырга кирәклеген, нинди товарлар алмаштырылырга тиеш түгеллеген һәм башкаларны белделәр. Кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Чара ахырында укучылар "Яшь кулланучының кулланучы белемнәре" темасы буенча анкета тутырдылар. Кулланучылар грамоталылыгын арттыру максатыннан барлык катнашучыларга да мәгълүмати буклетлар таратылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев