Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Кыш бабай Эмильнең хыялын тормышка ашырды

Районда узган Хәйрия марафонында социаль яклау бүлеге тарафыннан “Теләкләр чыршысы” оештырылган иде.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Әлеге чыршыга сәламәтлекләрендә менталь кимчелекләре булган 18 яшьтән алып 40 яшькә кадәрге комплекслы үзәк аша социаль хезмәтләр алучыларның теләк-хыяллары язып эленде. Район җитәкчеләре әлеге акцияне хупладылар һәм аларның теләкләрен тормышка ашырырга булыштылар.

Минзәлә янгын-коткару гарнизоны начальнигы Виктор Комаров Кыш бабай һәм Кар кызы белән берлектә (комплекслы үзәк белгечләре) Эмиль Газизяновка көтелгән бүләк – наушниклар тапшырды.

Эмиль:

Әйе, мин Кыш бабайга хат язып, аннан наушниклар сораган идем. Мин бик шат, рәхмәт. Музыка тыңларга, компьютер уеннары уйнарга һәм биергә яратам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев