Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә легендар педагоглар Геннадий һәм Светлана Митюшкиннар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды

Менә инде 60 елдан артык алар гаилә тормышында романтик рухны сүрелдермичә, кулга кул тотнышып яшәүләрен дәвам итәләр.

(Илшат Вагыйзов,”Минзәлә-информ")

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Татарстан Республикасының атказанган укытучылары Геннадий һәм Светлана Митюшкиннар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен»медале тапшырылды.

Легендар педагогларны котларга туганнары, гаилә дуслары, элекке укучылары, шулай ук Минзәлә районы администрациясе һәм ГХАТ бүлеге вәкилләре килгән иде.

Медальне тапшырганда, Минзәлә районы Советы Аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова Митюшкиннарны район башлыгы Айдар Салахов исеменнән котлады:

- Сез шәһәребезнең һәм районның иң хөрмәтле гаиләләренең берсе. Сез үз туганнарыгыз, күршеләрегез, танышларыгыз өчен гаилә бәхете һәм иминлек үрнәге булып хезмәт итәсез. Сезгә, барыннан да элек, сәламәтлек, тыныч картлык, якыннарыгызның кайгыртуын һәм игътибарын тоеп яшәвегезне, муллык һәм күңел шатлыклары телим.

2021 елның декабрендә Митюшкиннар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтте.

-  Матур гаилә корып яшәвегезегә 60 елдан артык вакыт узса да , сез бер-берегезгә карата мәхәббәт, тугрылык һәм ихлас ихтирам хисләре саклап кала алуыгыз белән сез барыбызга да үрнәк, - диде аларны котлап, Минзәлә районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова, бүләк итеп «Татар ашлары җыентыгы»дигән матур китап тапшырды. Әлбәттә, бәйрәм матур чәчәк бәйләмнәреннән башка булмый, Геннадий Андриянович белән Светлана Галиевнаның күңеленә сервиз да бик хуш килде.

«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Минзәлә-информ» җитәкчесе Илдус Шаһиев та Митюшкиннар адресына җылы теләкләрен җиткерде, аларга филиал исеменнән истәлекле бүләкләр рәвешендә сувенирлар тапшырды.

Тантана Минзәлә районы мәдәният хезмәткәрләре башкаруында матур һәм эчтәлекле җырлар белән үрелеп барды.

Рәсми өлештән соң Митюшкиннарны Геннадий Андрияновичның туганнары Антонина Жукова һәм Валентина Тарасова, шулай ук Светлана Галиевнаның  элеккеге укучылары Энҗе Рәҗапова һәм Виктория Мөхәммәтова котладылар.

Бүгенге көндә Геннадий һәм Светлана Митюшкиннар кызы Ольга Митюшкина белән бергә яшиләр. Сүз уңаеннан, Ольга Геннадьевна да әти - әниләренең эшен дәвам итте. Бу гаилә шунысы белән уникаль – Геннадий Андриянович та, Светлана Галиевна да, Ольга Геннадьевна да Татарстан Республикасының атказанган укытучылары. Аларның гомуми педагогик стажы 118 ел тәшкил итә. Минзәлә районында спорт, патриотик тәрбия үсешенә зур өлеш керткән Геннадий Андрияновичны бүгенге көнгә кадәр бик күпләр Җиңү Көнендә һәм Сабантуйда массакүләм театральләштерелгән чыгышларны алыштыргысыз оештыручысы буларак искә алалар. Ул – Минзәлә шәһәренең Мактаулы гражданины да.

Ә Светлана Галиевна, Л.В. Занков буенча белем бирүнең яңа системасына беренчеләрдән булып эшли башлаучы буларак, «Россиянең иң яхшы кешеләре» Бөтенроссия энциклопедиясенә кертелгән.

"Гаиләгездә бәхет нигезе  буларак нәрсә хезмәт итә?”, дигән сорауга бүгенге көнгә кадәр җылы, һәм читтән караганда нәрсәсе беләндер  яшьләрнеке кебек тоелган, шуңа күрә бик дулкынландыргыч та романтик хисләрне саклап кала алган  Митюшкиннар «Мәхәббәт һәм бер-береңә хөрмәт»дип җавап бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев