Маргарита Минзәләле истәлегенә Хач йөреше үткәрелде
Шәһәрнең ике православие храмында да бәйрәм литургияләре узды
(Илшат Вагыйзов,"Минзәлә-информ")
Минзәлә шәһәрендә 22 август – преподобномученица Маргарита Минзәләлене искә алу көнендә хач йөреше булды.
Бу көн уңаеннан кичә һәм бүген Никольский кафедраль соборында һәм Казан-Богородица чиркәвендә бәйрәм гыйбадәтләре узды.
Ә бүгенге гыйбадәттән соң православиеле минзәләлеләр, Никольский кафедраль соборыннан элеккеге Пророк Ильин хатын-кызлар монастыре территориясенә кадәр хач йөреше белән бардылар. Маргарита Минзәләле нәкъ шушы монастырьнең настоятеле була һәм аның диварларында 1918 елда һаләк була.
Гыйбадәтне Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий (Зайцев) үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев