Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә мәчет призына көрәш турниры башланды

5 район вәкиле бил алыша


Илшат Вагыйзов, Минзәлә-информ
Минзәлә шәһәрендә "Юбилейный" спорт мәктәбенең көрәш залында әлеге спорт төре буенча  танылган көрәш осталары Фәрит Хәмәтдинов һәм Ленар Загриевка багышлап, мәчет призларына  районара  турнир үткәрелә.
Минзәлә, Мөслим, Тукай, Актаныш, Сарман районнарыннан җыелган 15-18 яшьлек көрәшчеләрне сәламләп, район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев:
- Көрәш - милли традицияләребезне саклауның мөһим элементы булып тора. Ветеран көрәшче тренерларыбызга яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт. Минзәлә мәчете үткәрүче әлеге кәрәш турниры традициягә кереп китәр, дип ышанып калабыз, - дип билгеләп үтте һәм әлеге ярышны оештыруга үз өлешләрен керткән Фәрит Хәмәтдинов, Ленар Загриев, район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйковка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Ярышның дәрәҗәле кунаклары - Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, Татарстанның төньяк-көнчыгыш өлеше казые, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин Коръәннән аятьләр һәм дога укып, ярышны башлауга хәер-фатыйха бирделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев