Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә «Җәмилә» мелодрамасы премьерасы узды

Минзәлә драма театрында Ч.Айтматов әсәре буенча куелган «Җәмилә» спектакленең премьерасы булды.


(14 ноябрь, Минзәлә, «Минзәлә-информ», Чулпан Шафикова). 13нче ноябрь көнне Минзәлә дәүләт татар драма театрында «Җәмилә» мелодрамасы премьерасы узды, ул Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. 
 «Җәмилә» - кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның 1958 елда нәшер ителгән повесте. Нәкъ менә бу әсәр аңа дөньякүләм танылу китерде. Төп героиня – Җәмилә ролен спектакльдә башкарган Динара Акматова ул чорның патриархаль шартларында хатын-кызның хәлен тамашачыларга тапшыра алды. Төз гәүдәле, горур, уттай янган күзле, талантлы чибәркәй Динара үз героинясы аша хатын-кызның ничек ярата белүен яктыртты. Артист Руслан Әхмәтҗанов уйнаган Данияр белән бергә алар тамашачыны чын, бер-берсенә карата көчле мәхәббәт хисләренә ышандыра алдылар.
Актерлар төркеме дөрес сайланып алынган: яшь артистлар үз рольләрен тәҗрибәле актерлар-ТР халык артисты Хафиз Хамматуллин һәм Эльвира Хәйретдинова белән югары сыйфатта башкардылар.
Спектакльнең кабатланмас үзенчәлеге-мәхәббәт, гаилә мөнәсәбәтләре, рәхимсезлек, сугыш һәм балачак тарихын Җәмиләнең иренең энесе Сәет сөйли. Сәетнең үсмер чагын актер Инсаф Әлмөхәммәтов уйный, ул тамашачыларны үзенең чиста ниятләре, дулкынландыргыч эчкерсезлеге, ихлас һәм изге ярата белүе белән рухландырды. Өлкән яшьтәге, рәссам Сәет ролен -Рөстәм Зиннуров башкарды, аның уенын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Күпме кичерешләр, хис-тойгылар, дәрт-дәрманнарны тормышка ашырды ул!  Башка персонажларны уйнап, ул тамашачыларның иң тирән кылларына үтеп керә белде.
Тулырак артистлар, режиссер һәм тамашачылар белән әңгәмә газетабызда бастырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев