Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә «Минем тату гаиләм» конкурсы уза

Гаилә тарихы белән бәйле язмалар һәм фоторәсемнәр кабул ителә.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов «Минзәлә-информ»)

«Ачык йөрәкләр» алыштыручы гаиләләр клубы һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын интернат аша озата бару хезмәте «Минем тату гаиләм» конкурсы үткәрә. Конкурска эшләр 10 ноябрьдан 23 ноябрьга кадәр кабул ителә. 24 ноябрь көнне конкурс нәтиҗәләре билгеләнәчәк.

Оештыручылар алыштыручы гаиләләрдә һәм мәктәп-интернатны тәмамлаучыларның гаиләләрендә тәрбияләнүче 18 яше тулмаган балаларны конкурста түбәндәге номинацияләр буенча катнашырга чакыра

1) «Минем тату гаиләм» тарихы (үз гаиләсе турында тарих, нинди мәзәк һәм күңелсез мизгелләр кичерергә туры килде, гаиләдә нинди мөнәсәбәтләр хөкем сөрә)

2) «Минем тату гаиләм» фотоконкурсы

3) «Хезмәт һәм гаилә» фотоконкурсы (гаиләдәге хезмәт вазыйфалары, хобби һәм гаилә традицияләре белән бәйле фоторәсемнәр)

Эшләр түбәндәге электрон адрес буенча кабул ителә: Kor_sh@mail.ru, яки аларны Минзәлә шәһәре, Татарстан урамы, 2а адресы буенча алып килергә мөмкин.

Конкурста җиңүчеләргә оештыручылар призлар вәгъдә итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев