Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе узды

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында быел беренче чара шәһәребезнең 3 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә үтте.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

 “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйриячелек акциясе үткәрү районыбызда  да традициягә әверелде. Әлеге акция авыр тормыш хәлендә калган гаиләләләрдәге балаларны яңа уку елына әзерләүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

 “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясендә район җитәкчелеге, учреждение һәм оешмалар җитәкчеләре, эшмәкәрләр, игелекле миссиягә битараф булмаган кешеләр җыелды. Әлбәттә, бу чараның аерылып торган иң зур кунаклары булачак беренче сыйныф укучылары иде.

Балалар өчен матур бәйрәм чарасы оештырылды, беренче сыйныфка баручы 14 балага бүләк итеп  портфельләр тапшырылды.

–Мондый игелекле чаралар киләчәк буынның яхшы белем алуына һәм кече ватаныбызның патриотлары булып үсүләренә юнәлдерелгән, –диде район башлыгы Айдар Салахов булачак беренче сыйныф укучыларын котлаганда.

Котлауларга шулай ук әлеге чарада катнашкан РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина,  Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов кушылды.

3 нче урта мәктәптә яңа уку елында 750 бала укыячак, беренче сыйныфка 90 бала бара. Мәктәп быел “Үсеш ноктасы” федераль программасына керде. Кунаклар әлеге программа буенча җиһазланган кабинетларны карадылар, мәктәпнең яңа уку елына әзерлек барышы белән таныштылар.

Сан

Районыбызда узган ел беренче сыйныфка 379 бала кергән иде, быел 330 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә.  Акция кысаларында аз керемле, күпбалалы һәм авыр хәлдә яшәүче, тулы булмаган гаиләләрдән булган 60 балага мәктәп өчен кирәк-яраклар тутырылган портфельләр биреләчәк. Шундый гаиләләрдән булган   2-11 сыйныфларда укучы 350 балага канцтоварлар белән ярдәм күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев