Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә мәктәпләрнең уку елы башлануга әзерлеген тикшерделәр

Тикшерү бүгенге көнге санитар-эпидемиологик халәтне исәпкә алып үткәрелде.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ») Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев, бүгенге санитар-эпидемиологик вәзгыять кысаларында яңа уку елы башлануга әзерлекләрен тикшерү өчен, шәһәр мәктәпләре буйлап йөреп чыктылар.

- 1 сентябрь линейкасы да, барлык уку процессы да укучылар арасында коронавирус таралуга юл куелмаслык итеп оештырылырга тиеш, - дип билгеләп үтте Нэля Бикеева.

1, 2, 3 мәктәпкә һәм гимназиягә визит вакытында барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып башлангыч һәм өлкән сыйныф укучылары өчен мәктәпкә аерым керү юлларын әзерләү, дәресләр расписаниесен төзү, кабинетларда сыйныфлар урнаштыру, төшке аш вакытында балаларны утырту кебек мәсьәләләргә игътибар бирелде. Нэля Бикеева һәм Леонид Петраев, гомумән алганда, мәктәпләрнең уку елы башлануга әзерлегеннән канәгать калдылар, шул ук вакытта 1 сентябрь линейкаларының 100 дән дә артык кеше катнашырга тиеш түгеллегенә басым ясадылар.

Шулай ук Нэля Бикеева һәм Леонид Петраев 11 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасында булдылар, килеп туган санитар-эпидемиологик вәзгыять шартларында тәрбия процессының ничек оештырылуы һәм барлык кирәкле таләпләрнең ничек үтәлүе белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев