Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Муса Җәлил исемендәге турнир тантаналы шартларда ачылды

Узган 2020 ел көрәш сезоны нәтиҗәләре буенча алдынгы тренерлар, командалар һәм журналистлар бүләкләнде.

Минзәлә шәһәренең “Юность” боз сараенда Муса Җәлил исемендәге көрәш турнирының тантаналы ачышы булды.

Тантана Минзәлә Балалар иҗаты йорты укытучыларының “Әй ямьле син Минзәлә ягы” җырын башкарулары һәм “Бәхетле”, “Реверанс”, “Уен” хореографик коллективлары чыгышы белән башланды.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистларының каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең Минзәләдән фронтка китүен һәм фашист илбасарларында тоткынлыгын чагылдырган чыгышы да тамашачылар күңелен тетрәндергеч булды.

Официаль өлешкә килгәндә, катнашучыларны (барлыгы 48 команда, 391 көрәшче) һәм кунакларны Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов, ТР Көрәш федерациясе Президиумы рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, турнирны оештыручы “Ватаным Татарстан” республика газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова сәламләделәр.

  • Бүгенге көндә районыбызда 150 дән артык бала көрәш түгәрәкләренә йөри, 5 тренерыбыз бар. Районда көрәш үсеше өчен потенциал зур. Көрәшнең тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклауда зур роль уйнаганын танып эш итәбез, - диде Айдар Салахов.

Ачылыш тантанасы бүләкләүгә дә бай булды.

Иң беренче итеп сәхнә түренә Минзәлә районының көрәш буенча спорт мастерлары (ветераннар) Вил Мәһдиев, Фәрит Хәмәтдинов, Мәвләветдин Закиров, Фрил Әхмәтов, Рәкыйп Фәйзуллин шулай ук турнирның баш хөкемдары), Мөҗәһит Латыйпов, Айдар Нәҗметдинов, Хәмит Вәлиев, Ришат Шәрипов чакырдылар, аларга Көрәш федерациясенең рәхмәт хаты тапшырылды.

Көрәшчеләр Салават Әсхәдуллин, Булат Әхмәдиев, Азат Габдрәшитов, Булат Гадершин, Ильяс Газизуллин, Илһам Гайфетдинов, Нәфис Галиев, Ранис Гыйләҗетдинов, Равил Зәйнашев, Илзар Закиров, Динар Кәримуллин, Константин Морозов, Ринат Мингалиев, Илназ Минмуллин, Марат Миначев, Искәндәр Мортазин, Раббани Нургалиев, Ленар Садыйков, Раил Сәләхетдинов, Айрат Сәмигуллин, Артур Сафин, Рөстәм Сибагатуллин, Илшат Таһиров, Фәрхәт Фәйзуллин, Зөлфәт Хәмидуллин Россиянең спорт мастеры дигән мактаулы исемгә лаек булдылар.

Минзәлә районы яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин, “Юность” боз сарае директоры Хәмзә Гыйләҗетдиновка ТР “Физик культура һәм спорт отличнигы” билгесе тапшырылды.

2020 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы Әлмәт, Арча, Мамадыш, Актаныш, Яр Чаллы, Балтач җыелма командаларын да бүләкләделәр. Минзәлә районы ветеран-тренерлары Флүр Галиев, Данил Гозәеровның көрәш үсешенә керткән күпьеллык хезмәтләре дә билгеләп үтелде.

Татарча көрәш буенча 2020 елның иң яхшы тренеры дипломнарына Җәүдәт Хөсәенов, Илнур Хәйбуллин, Ильяс Билалов лаек булдылар. Шул ук номинациядә – яшьләр арасында иң яхшы тренерлар дип 2020 ел нәтиҗәләре буенча Руслан Нургалиев, Рафаэль Хәмидуллин, Илдар Ермолаев танылдылар. 2020 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы хөкемдар дип Әүхәт Мөхәммәдиев, Илгиз Салихов, Илшат Шәйдуллинны сәхнә түренә чакырдылар.

Татарча көрәш буенча 2020 елның иң яхшы спортсмены  дип Ренас Кәлимуллин, Динар Кәримуллин, Муса Галләмов, Раил Нургалиев дип танылды.

2020 елда татарча көрәшне чагылдырган иң яхшы татар журналистлары дип Радик Сабиров (“Шәһри Казан”), Атлас Гафиятов (“Татарстан яшьләре”), Илнар Хөснуллин (“Ватаным Татарстан”), Илназ Фазуллин (“Ялкын”, “Сабантуй”), Алмаз Гафиятов (“Батырлар” тапшыруы), Гөлия Садыйкова, Илдус Илдархановны билгеләп үттеләр.

Ә районнардан көрәш темасын яктырткан иң актив журналистлар дип Нурзәдә Сәмигуллин (Балтач), “Фәнил Нигъмәтҗәнов (Теләче), Эльмира Миңнекаева (Мамадыш), Рәзимә Кашапова (Зәй), Рәмилә Хәмидуллина (Әлмәт), Виктор Шадрин (Түбән Кама) танылды.

“Ватаным Татарстан” газетасының рәхмәт хаты Минзәлә район башкарма комиеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, Минзәлә районы яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин, “Юность” боз сарае директоры Хәмзә Гыйләҗетдиновка тапшырылды.

Күп еллар дәвамында Минзәләдә көрәш үсешенә өлеш керткән меценталар, бизнесменнар Рамил Кәримов (Минзәлә АТП сы директоры), район советы депутаты  “РИ-Групп” ҖЧҖ җитәкчесе Эдуард Кузнецов, “Коммуналь челтәрләр” АҖ генераль директоры Рәсим Габдрахманов, “ИмпериалЪ” ҖЧҖ генераль директоры Ренат Маулин, КФХ җитәкчесе Нәсим Дәүләтов, шәхси эшмәкәр Рафак Шәрәфетдинов, Минзәлә дәүләт конюшнясы Александр Самаркин, ТПФ “Изыскатель” ҖЧҖ директоры Александр Леванов, “Восток” авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Илгиз Загиев, шулай ук “СМП –Нефтегаз” АҖ генераль диреторы киңәшчесе Фоат Комаровка да рәхмәт әйтелде.

Турнирның кунагы, танылган җырчы Вил Усмановның чыгышы да тантаналы ачышка ямь өстәде.

Шулай ук тантанага кунак рәвешендә килгән Зәй һәм Теләче районы башлыклары Разиф Кәримов һәм Нәҗип Хазиповны сәламләделәр.

Күчтәнәч итеп һәр командага Минзәлә чәк-чәкләре дә тапшырылды.

Ярышларның үзләренә килгәндә, көрәшчеләр сәгать 9 да бил алышырга тотындылар. Финал – иртәгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев