Татарстанда Муса Җәлил исемендәге турнир тәмамланды
Минзәлә-1 командасы беренче унлыкта
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) 12-13 февраль көнне Минзәлә шәһәренең “Юность” боз сараенда барган каһарман-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге көрәш турниры нәтиҗәләре билгеле булды.
Ике көн 48 команда, 391 көрәшче арасында барган киеренке көрәш нәтиҗәсендә 1 урынны Әлмәт районы командасы, 2 урынны Яр Чаллы, Комсомольский районы командасы яулады, 3 нче урын - Теләче батырларында.
Минзәлә район данын 2 команда яклады – Минзәлә-1, Минзәлә-2. Нәтиҗәдә Минзәлә-1 командасы 7 урынны яуласа, Минзәлә-2 командасы - 27 урында.
Шәхси нәтиҗәләргә килсәк, Минзәлә егетләреннән пьедесталга 90 кг үлчәмдә 2 урынны яулап Илсур Сафин (Минзәлә-1) менсә, 65 кг үлчәмдә Илдар Закиров (Минзәлә-1), 80 кг үлчәмдә Альберт Рәхмәтуллин (Минзәлә-1), 85 кг үлчәмдә Илнур Камалов 3 урын алдылар. Калган бөтен нәтиҗәләр белән әлеге мәкалә астындагы фотогалереядагы протокол фотоларын карап таныша аласыз.
Җиңүчеләрне Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов, Минзәләлә район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, ТР Көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин бүләкләде. Муса Җәлил исемендәге көрәш турниры кубогын җиңүче Әлмәт командасына күчмә кубокны турнирның гамәлгә куючысы “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире урынбасары Илнар Хөснуллин тапшырды. Шулай ук җиңүчеләргә тәкә дә бүләк ителде.
Вакытсыз вафат булган Ильяс Галимов истәлегенә оештырылган премиянең иң беренче иясе итеп Илсур Гимадутдинов (Кукмара районы) танылды, ул шулай ук 60 кг үлчәмдә 1 урынны да яулады.
Ябылу тантанасында татар эстрадасының популяр йолдызы Резидә Шәрәфиева һәм Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары чыгыш ясадылар.
Көрәш матур күренешләргә бай булды. Искәндәр Мортазин (Әлмәт командасыннан) үзенең традицион җиңү сальтосын да күрсәтте, күпьеллык келәмдә көндәшләр Муса Галләмов (Теләче) белән Раил Нургалиевның (Биектау) финалда очрашуы бу юлы Галләмов файдасына тәмамланды. Иң югары үлчәмдә Зәй-1 командасы вәкиле Сергей Павлик өстен чыкты.
Гәрчә кубок Минзәләдә кунакта 2 көн генә булса да, көрәшчеләребез аны киләчәктә үзебездә ел дәвамына калдырырга бер дигән стимул алдылар. Бигрәк тә оештыру иң югары дәрәҗдә булгач. Һәм бу безнең сүзләр генә түгел – моны безгә биргән интервьюда турнирның кунагы, ТР халык артисты, танылган көрәш остасы Вил Усманов та билгеләп үтте. Безнең видеоязманы карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев