Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә Өлкәннәр декадасында үткәреләчәк чаралар планы

1-10 октябрьдә билгеләнеп үтә торган Өлкәннәр декадасына чаралар планы билгеле булды.

Илшат Вагыйзов

1 октябрь көнне сәгать 11 дә район мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә һәм район ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасының 35 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узачак.

Шул ук көнне театр сәгать 15 тә “Ташлап китмә”  хәйрия спектакле уздырачак. 1 октябрь көнне тагын бер күренекле вакыйга – “Безнең ишегалды” программасы нигезендә төзекләндерелгән Изыскательләр бистәсенең 3/3, 3/4, 3/13, 3/14 йортларына караган ишегалды тантанала рәвештә ачылачак.

Реклама

Ә 2 октябрь көнне шәһәребез үзәгендә – Октябрь мәйданында Өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздырылачак, ул концерт номерлары белән үрелеп барачак.

Концертлар шәһәребезнең ишегалларында һәм паркларында да үткәреләчәк. Әйтик, 4 октябрь көнне Тукай урамы, 55 (сәгать 10) ишегалдында, Җиңү паркында (сәгать 12), 5 октябрь көнне Изыскательләр урамы, 3/11 (сәгать 10), Пионерлар урамы, 39 (сәгать 12), 6 октябрьдә – картлар йортында (сәгать 10), Изыскательләр, 4/10 (сәгать 12) концертлар булачак. Ә 7 октябрьдә сәгать 15 тә район мәдәният сараенда Альберт Латыповны искә алу кичәсе узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев