Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә патриот-шагыйрь Муса Җәлил эзләре саклана

Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесенә килүче кунаклар педагогия көллиятендә уку йортына сәяхәт кылдылар, мемориаль музейда булдылар.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Минзәлә шәһәре Муса Җәлил исеме белән тыгыз бәйләнгән: әлеге уку йорты Муса Җәлил исемен йөртә. Биредә герой-шагыйрьнең мемориаль музее эшли.
Кунаклар арасында Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов, ТР Дәүләт Советының 6 чакырылыш депутаты, ТР көрәш федерациясе рәисе Марат Әхмәтов, башка дәрәҗәле кунаклар бар иде.
Музей мөдире Алсу Григорьева кунакларга шагыйрьнең Минзәлә белән бәйле истәлекләре турында сөйләде, музей экспозициясе белән таныштырды.
–Курсант-шагыйрь Минзәләдә озак яшәмәсә дә, бик бай, бик нәтиҗәле, тулы канлы тормыш белән яшәгән. Җәлил Минзәләдә чыныгу үткән. Ул биредә дәһшәтле давылларда баш имәскә, кыенлыклар, хәтта үлем алдында да тез чүкмәскә өйрәнгәнЯшьләрне патриотизм рухында тәрбияләүдә музейның роле зур. Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең тиңдәшсез батырлыгын хәтердә яңартып тору яшьләребез күңелендә милли горурлык хисләрен ныгыту өчен кирәк, –диде ул.
Муса Җәлил музее экспозициясе шагыйрь белән бәйле онытылмаслык очрашулар турында шаһитларның истәлекләренә нигезләнә. Муса Җәлил 1941 елның 7 ноябреннән 1942 елның 1 гыйнварына кадәр Минзәлә педагогия училищесы бинасында (хәзер ул педагогия көллияте) урнашкан хәрби-сәяси курсларда укый. 1941 ел вакыйгалары – хәрби-сәяси курслар дәресләре узган уку сыйныфы, шагыйрь еш кунакта булган Сабировлар йорты интерьеры булган уку-укыту комплекслары булдырылган. Музейда шулай ук шагыйрьнең сугыш чорындагы көнкүреш әйберләре һәм документлары, Муса Җәлил әсәрләренең күп санлы басмалары тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев