Минзәләдә пляжны ачуга әзерлек эшләре бара
Быел да Минзәлә елгасында пляж булыр дигән өмет бар.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Махсус водолазчылар отряды Минзәлә елгасы акваториясен Екатерина күпере һәм шәһәр ягыннан чистарту эшләре башкардылар.Елга төбеннән чүп- чар гына түгел, балыкчы ятмәләре дә җыеп алынды.
Рамил Шәйсуваров, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы:
-Бу эш җәйге сезон башлану алдыннан ел саен башкарыла.Шәһәр янындагы пляжны рәсми ачу өчен кирәк бу чара.Рөхсәт бирә торган оешмага хат юлладык. Быел да минзәләлер стандартларга туры килә торган сулыкта рәхәтләнеп су керерләр дип ышанам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев