Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә прививка пункты 30 октябрьда, 1-3 һәм 5 ноябрьләрдә эшләячәк

Ковидка каршы прививка ясату буенча таләпләр катгыйлангач, вакцина куйдыручылар саны бермә- бер артты.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
25 Октябрь рекорд куелган- Ковидка каршы укол кадатырга 300 гә якын кеше килгән. Калган көннәрдә вакцина ясатырга теләүчеләр саны 150- 200 кеше тәшкил иткән.Шулай итеп вакцинаның беренче компонентын алучылар саны ун меңнән артып киткән. Вакцина ясатырга теләүчеләр арасында киеренкелек тудырмас өчен табиблар, шәфкать туташлары 30 октябрьдә, 1-3 ноябрьләрдә тулы эш көне, 5 ноябрьдә шимбә графигы белән эшләячәк.
Наил Асадуллин, хастаханәнең баш табиб урынбасары:
- Вакцинация пунктының бәйрәм көннәрендәге эш графигы хакында өстәмә хәбәр итәрбез.Вакцина ясатучыларның исенә төшерәм, куар- код икенче компонент ясалгач кына биреләчәк.Шуңа вакцинаның икенче өлешен ясатырга вакытында килегез.Спутник- лайт та кайтты.Ревакцинация үтәргә теләүчеләр килсеннәр.

Медицина өлкәсендәге белгечләр әйтүенчә, медицина маскалары киеп йөрү ОРВИ дан 50% ка, ә ковидтан 34% процентка саклый икән.Кеше арасында йөргәндә бу саннарга колак салсагыз иде. Чир йоктырмау үзебездән дә тора.Быел грипп та көчле булачак диләр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев