Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләделәр

Әлеге постка ике кандидат тәкъдим ителгән иде

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Минзәлә район советының чираттагы сессиясендә район башкарма комитеты җитәкчесе расланды.

Сессияне район башлыгы Айдар Салахов алып барды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс комиссиясе җитәкчесе Азат Хамаев, ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Айрат Мостафин, район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев катнаштылар.

Секретариат һәм исәп-хисап комиссиясе вазифасы Бикбау авыл җирлегеннән район советы депутаты Люзия Мәрдамшина, Урыс авыл җирлегеннән район советы депутаты Фазыл Маулин һәм Югары Тәкермән җирлегеннән Нәсим Дәүләтовка йөкләнде.

Тәкъдим ителгән кандидатлар икәү иде: берсе – район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын моңарчы да башкарган Камил Нәҗмиев, икенчесе – шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рамил Шәйсуваров. 

- Әлеге үтә дә җаваплы вазифаны башкару өчен никадәр эш тәҗрибәсе кирәк икәнен аңлыйм, әле үземне бу вазифаны башкарырга әзер, дип санамыйм, - Рамил Шәйсуваров үз кандидатурасын алды.

Нәтиҗәдә бертавыштан район башкарма комитеты җитәкчесе итеп Камил Нәҗмиев расланды. Шушы җаваплы вазыйфага лаеклы итеп табылганга рәхмәт белдереп, ул районда милли проектлар,федераль һәм республика программалары нигезендә башкарылган эшләр, 2021 һәм 2022-2023 елларга социаль-экономик үсеш прогнозы буенча чыгыш ясады.

Сессия барышында шулай ук район бюджетын (аның проекты "Минзәлә"-"Мензеля" район газетасының 2020 ел, 20 ноябрь санында басылып чыкты) раслау, Минзәлә районының Аю һәм Коноваловка җирлеге генпланнарына үзгәрешләр кертү проекты буенча сораулар да каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев