Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышында җәмәгать куркынычсызлыгы мәсьәләләрен карадылар

Социаль-мәдәни учреждениеләрнең куркынычсызлыгына аерым игътибар бирергә кирәк.

(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

Район хакимиятенең утырышлар залында Минзәлә районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды.

Районның мәдәният, мәгариф, социаль яклау бүлекләре җитәкчеләре Рәзилә Галиева, Леонид Петраев, Татьяна Мясникова, шулай ук район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Наил Әсәдуллин, Никольский соборы иерее Роман Храмутичевның үз карамагындагы учреждениеләрдә һәм корылмаларда куркынычсызлыкны тәэмин итү турындагы докладлары тыңланды.

Аларның чыгышларыннан соң район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев:

-Без аерым алганда социаль-мәдәни учреждениеләрдә һәм тулаем районда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә зур игътибар бирергә тиеш. Металл детекторлар, видеокүзәтү, сигнализация кнопкалары урнаштыру-финанс мәсьәләсе генә түгел, бу беренче чиратта безнең гражданнарыбызның иминлеге, - дип билгеләп үтте.

Ул май бәйрәмнәре чорында район территориясендә хокук тәэмин итүгә дә тукталды.

Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча бүлеге начальнигы Илнар Исхаков май бәйрәмнәрендә полициянең эш режимы белән таныштырды.

Шулай ук киңәшмәдә, мәгариф, яшьләр учреждениеләренә үсеп килүче буынга рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирергә кирәк, дип билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев