Минзәләдә әрмән телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе яңадан үз ишекләрен ачачак
Фото: 2019 ел, март Дәресләр район мәдәният йорты базасында узачак.
Илшат Вагыйзов,”Минзәлә-информ”
Коронавируска бәйле вәзгыять сәбәпле вакытлыча ябылып торган Минзәләдә әрмән телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе якын арада яңадан үз ишекләрен ачачак. Бу хакта безгә Минзәлә районында әрмәннәрнең милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Геворг Костандян хәбәр итте.
- Безнең планда якшәмбе мәктәбен яңа елдан соң ук эшләтеп җибәрү иде. Әмма билгеле сәбәпләр аркасында мәктәпне бераз соңрак ачып җибәрәбез. Якын киләчәктә балаларыбыз янәдән туган телләрен өйрәнү мөмкинлегенә ия булачаклар. Дәреслекләр, бөтен әсбаплар бар, - диде ул.
Вакытлыча ябылып торганчы әрмән телен өйрәнү буенча курслар “Одзун” ресторанында алып барылса, хәзер дәресләр район мәдәният сарае базасында уздырылачак.
- Рәхмәт, безгә үзебез теләгән бүлмәне сайлап алу мөмкинлеге бирделәр, - диде Геворг Костандян.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев