Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Россия Геройлары хөрмәтенә хәрби-патриотик автойөреш узды

Шул рәвешле минзәләлеләр илебез армиясенә теләктәш булуларын күрсәттеләр.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә районы автомобильчеләре әлеге акциягә кушылып, киң җәмгыятькә халык һәм Россия армиясенең бердәм булуын җиткерделәр. Бүгенге көндә армия сафларында булган егетләргә теләктәшлек белдерделәр.

Автойөрешкә старт район мәдәният йорты яныннан бирелде. Йөреш башланыр алдыннан катнашучылар алдында район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин чыгыш ясады:

–Безнең хәрбиләр үз-үзләрен аямыйлар, батырлыклар кылалар, ватан алдында зур җаваплылык тоялар. Яраланулар алганнан соң да солдат һәм офицерлар стройда калалар. Хәрби дусларын һәм гади халыкны коткару өчен  үз-үзләрен, үз тормышларын аямыйлар. Безнең хәрбиләр дә, Донбасс ополченцлары да чыннан да массакүләм героизм күрсәтәләр. Алар бүгенге көн геройлары, алар яшьләр, үсеп килүче буын өчен үрнәк булып торалар. Минзәләлеләр Россия армиясе белән горурлана. Ватан алдында изге бурычларын үтәгән вакытта ятып калган хәрбиләрне без беркайчан да онытмаячакбыз.

Автойөрешне тантаналы рәвештә ачу тәмамланганнан соң, автомобильләр шәһәр буенча хәрәкәтләрен дәвам иттеләр. Автойөреш Ленин исемендәге үзәк стадионда тәмамланды. Автойөрештә катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар  истәлегенә куелган мемориалга һәм чик сакчылары истәлек билгесенә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев