Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә “Россиянең ел укытучысы” конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды

Күп еллар дәвамында “Ел укытучысы” районның иң яхшы яшь укытучылары белән берлектә тәҗрибәле педагогларны да бергә туплый, берләштерә.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ)

 Бүген Минзәләдә “Россиянең ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабына тантаналы шартларда йомгак ясалды

Менә конкурс көннәре артта калып, бүген гимназия бинасындагы сәхнәдә әлеге конкурс җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнде. Укытучыларны бүләкләүдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева белән район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев  катнашты.

“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты” укытучысы номинациясендә призерлар буларак Айсылу Ханова (2 нче мәктәп), Резеда Фаррахова (1нче мәктәп), җиңүче буларак Гөлнара Заһриева (гимназия) бүләкләнде.

“Педагогик дебют 2022” конкурсында абсолют җиңүче итеп 3 нче урта мәктәп укытучысы Анна Анастасьева билгеләнде, Алена Троицкая (1 нче мәктәп) – призер булды. “Һөнәргә беренче адым” номинациясендә 2 нче урта мәктәп укытучысы Алсу Лебедева җиңүче булды.

“Ел укытучысы”ның муниципаль этабы җиңүчесе исеменә 3 нче урта мәктәп укытучысы Светлана Алешкина лаек булды. 1 нче урта мәктәп укытучысы Эльвира Шәмсиева – призер.

Шулай ук әлеге тантанада катнашучы сертификатларына Миләүшә Сахапова, Гузәлия Хәйдарова, Юлия Нургалиева, Светлана Мельникова ия булдылар. Төрле номинацияләрдә җиңүче буларак Лилия Миннекаева, Лилия Петрова, Гөлшат Сәлимова, Лена Салахова, Фәйрүзә Бадретдинова бүләкләнде.

“Ел укытучысы” зона конкурсында Минзәлә данын Анна Анастасьева, Эльвира Шәмсиева, Светлана Алешкина яклаячак. Һәр укытучыга уңышлар телибез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев