Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Рәшит Гәрәй музее яңадан ишекләрен ачты

Кунаклар арасында легендар якташыбызның тормыш иптәше Мөнирә ханым да бар иде

(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

Яшәгән чорында ук “Минзәлә сандугачы” дип танылган якташ шагыйребез Рәшит Гәрәй (1931-1999) истәлегенә оештырылган музей, ниһаять, үзенең ишекләрен ачты. Әлеге күптән көтелгән объект Минзәлә үзәк китапханәсендә урнашты.

- Бу эшне башкаруга без быел “Татнефть” үткәргән грантлар конкурсында катнашып ирештек. Хезмәттәшебез, авылара үзәк китапханә мөдиренең балалар белән эшләү буенча урынбасары Ксения Горбунова махсус проект әзерләп, конкурста 220 мең сум отты. Шул рәвешле 2001 елда ачылып та, соңыннан төрле сәбәпләр аркасында үз бинасыз калган музей, ниһаять, 20 елдан соң кабаттан ачылды, - дип билгеләп үтте китапханә директоры Резеда Ягафарова.

Килгән кунакларны район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәзилә Галиева сәламләде.

Аннан соң сүз килгән кунакларга тапшырылды: алар арасында Татарстан язучылар бүлегенң Яр Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Факил Сафин, шагыйрь, филология фәннәре доктор Әнвәр Шәрипов, Түбән Кама ҮКС директоры Гөлназ Арсланова, “Мәйдан” җурналы һәм “Көмеш кыңгырау” газетасы баш мөхәррирләре Резеда Гасыймова чыгыш ясадылар.

Шагыйрь турыда үзләренең якты истәлекләре белән ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Рәшит Гәрәй исемендәге китапханәнең элеккеге мөдире Лениза Якиева, заманында шагыйрь истәлегенә музей булдыруга зур өлеш керткән, элеккеге район башкарма комитеты урынбасары Зөһрә Павлова, Тукай район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас, Минзәлә төбәге шагыйрьләре һәм мәдәният әһелләре чыгыш ясадылар.

Бәйрәмгә Рәшит Гәрәйнең тормыш иптәше Мөнирә ханым Гәрәеваның һәм шагыйрьнең туганнары килүе дә зур шатлык булды.

- Рәшитнең якты хатирәсен саклап торганыгыз өчен зур рәхмәт. Аның музееның соңгы тукталышы биредә булсын иде, - дип билгеләп үтте Мөнирә ханым.

Минзәлә өчен әлеге тарихи чара турында тулырак газетаның алдагы саннарында  укыгыз. Шулай ук безнең “Мензеля-информ” ютуб-каналында видеоролик карый аласыз.

безнең өстәмә

Әлеге чара башында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева Воровский исемендәге бистә китапханәчесе Рәмзия Лебедеваны, Хуҗәмәт авылы китапханәчесе Гөлфинә Әминованы, Тәкермән авылы китапханәчесе Әлфия Хәмәтшинаны, авылара үзәк китапханә мөдиренең балалар белән эшләү буенча урынбасары Ксения Горбунованы район башлыгы исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев