Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә собор каршындагы якшәмбе мәктәбе укучылары өчен Раштуа квесты үткәрелде

Интеллектуаль-спорт ярышларында әти-әниләр дә, балалар да катнашты

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Никольский кафедраль соборында Раштуа гыйбадәтеннән соң якшәмбе мәктәбе укучылары өчен уеннар оештырылды.

- Безнең укучылар ел саен гыйбадәттән соң чиркәүгә килүчеләрне котлыйлар, шуннан соң без аларга бүләкләр тапшыра идек. Быел без балалар өчен бәйрәмне яңа форматта үткәрергә булдык, - дип сөйләделәр якшәмбе мәктәбе укытучылары Светлана Ковалева һәм Ирина Храмутичева.

Моның өчен махсус квест уйлап табылган, аның сюжеты буенча Кыш бабай алып килгән бүләкләр, шулай ук Вифлеем йолдызын Кар Патшабикәсе урлаган. Балалар, шулай ук ата-аналар, ике командага – «кызыллар» һәм «яшелләр» командаларына бүленделәр. Башта алар Раштуа традицияләре тематикасы буенча табышмаклар чиштеләр. Аннан соң чиркәү янында, элеккеге базар территориясендә хәрәкәтчән спорт уеннары үткәрелде. Барлык сынаулар аша үтеп, балалар, ниһаять, барлык бүләкләр дә таптылар. Аннан соң Якшәмбе мәктәбендә чәй табыны оештырылды, ә иерей Роман Храмутичев барлык теләүчеләрне кар чанасына утыртып йөртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X