Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә сәяси репрессияләр корбаннарын искә алдылар

Минзәлә шәһәренең Җиңү паркында узган митингка килгән район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев, төрле оешма һәм учреждение җитәкчеләре, хезмәткәрләре, шулай ук урта махсус уку йортлары студентлары сәяси репрессия корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Динара Шияпова

Безнең ил тарихында тормышыбызның фаҗигале сәхифәләре шактый. Һичшиксез, сәяси репрессияләр иң коточкыч вакыйгаларның берсе.

Җыелучылар алдында чыгыш ясаган район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев:

- Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне-Россия календарендагы кайгылы дата. Ул безгә ялган гаепләүләр, сәяси террор, идеологик каршылыклар нәтиҗәсендә зыян күргән ватандашларыбыз турында искә төшерә. Ул еллардагы вакыйгалар- бернинди сәяси максатлар да кеше тормышының кыйммәтләреннән югарырак була алмавы турында искәртү. Безнең уртак бурыч- илдә куркыныч мизгелләр беркайчан да кабатланмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев