Минзәләдә тагын бер уңайлы мохит – “Мәктәп” скверы ачылды
Шәһәребез уртасындагы “Мәктәп” скверы “Торак һәм шәһәр мохите” дигән милли проект кысаларында “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы буенча төзекләндерелде.
(Минзәлә, 30 октябрь, Флүрә Мусина,“Минзәлә-информ”).
Сквер тантаналы шартларда файдалануга тапшырылды.
Район башлыгы Айдар Салахов әлеге скверның уңайлы якларын, файдалы пространство булуын билгеләп үтте. Тантанада ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев катнашты һәм чыгыш ясады, минзәләлеләрне сквер ачылу белән котлады.
Люция Хираҗева, Минзәлә медицина училищесы директоры:
– Скверда төзекләндерү барышын, төзүчеләрнең тырышып эшләүләренә гел игътибар итеп тордым. Проекты да үзенчәлекле, барысы да бик зәвык белән эшләнгән. Шушы матурлыкны тудыруга зур хезмәт куелган, зур средстволар тотылган. Шуңа күрә скверны кадерләп саклыйк.
Данила Новиков, 1 нче урта мәктәп укучысы:
–Әлеге сквер безнең мәктәп тәрәзәсеннән карасаң да күренеп тора. Ул бик купшы, миңа бигрәк тә декоратив навесы, эскәмияләре ошады. Фонарьлар да матур. Кич белән утлар янып торганда бигрәк тә сихри мохит монда. Барысы да супер!
Гөлназ Сизова, медиина училищесы студенты:
–Мин училищебыз каршында шундый матур сквер төзелүенә бик шат. Монда, ачык һавада, занятиеләр, чаралар үткәрелсә, бик кызыклы булачак. Көн саен шушы матурлыкны күреп торачакбыз. Селфи ясап, дусларыма җибәрәчәкмен, нинди матур урында укуыма көнләшсеннәр әле.
Владимир Петров, районның баш архитекторы:
–Скверның федераль программа керүе күп яклап отышлы булды: элекке сквердан аермалы буларак, ул бөтенләй башкача төсмер алды. Аның пространствосы төрле функциональ зоналарга бүленгән, якындагы уку йортлары коллективлары өчен аралашу урыны гына түгел, занятиеләр үткәрү урыны да, файдалы яклары күп булачак. Сквер янында 10 урынга автостоянка да ясалды, киләсе елга юл эшләре дәвам итәчәк һәм ул 20 урынга җиткереләчәк.
Безнең өстәмә
Скверны төзекләндерү эшләрен бу өлкәдә зур тәҗрибәгә ия булган Олег Ильин җитәкчелегендәге оешма башкарып чыкты. Скверның проектын “Архитектур десант“ проектлаучылар һәм архитекторлар командасы төзеде. Тантанада тырыш хезмәтләре өчен сквер проектының баш архитекторы Константин Самарцевны, төзүчеләрне бүләкләү булды. Аларга ТР төзүчеләр союзының, район башлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды.
Шушы ук тантанада районның мәдәният тормышында актив катнашканы өчен 1 нче урта мәктәп укучысы, НТВ каналының “Син супер!” музыкаль бәйгесе финалисты Данила Новиковка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Шулай ук “Мелиорация” Минзәлә ПМКсы” оешмасы директоры Олег Ильин Данилага акчалата бүләген тапшырды.
Чараның ничек узуы турында тулырак фотоларны һәм видеосюжетны безнең мензеля.ру сайтында, ВКонтакте “Мензелинск news-Мензеля-информ» социаль челтәрендә, шулай ук @menzela_menzelinsk Instagram аккаунтында карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев