Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары конкурсының зона этабы уза

Конкурста 5 укытучы көч сынаша

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәлә шәһәре гимназиясендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” конкурсының зона этабы үткәрелә. Әлеге конкурста Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнары, Яр Чаллы шәһәреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнаша.

Конкурс шарталары буенча укытучылар ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәтәләр.  Минзәлә районы данын гимназия укытучысы Гөлнара Заһриева яклый.

- Ачык дәрес темасы итеп Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәрен алдым. Беренчедән, миңа татар әдәбияты якын. Икенчедән, классик язучыларыбызның әсәрләре тәрбияви, әхлакый көчкә ия. Балалар аларны укып, үзләренә гыйбрәт алалар, әхлакый нормаларга төшенәләр, - ди Гөлнара Заһриева.

Ә мастер-класс темасы итеп функциональ грамоталылыкка өйрәнүне алган.

- Төп максат- балаларда әдәби әсәрләр уку аша тәнкыйди фикерләү тәрбияләү, - ди укытучы.

Конкурста катнашучыларны үз чыгышлары белән гимназиянең “Сәяр” театраль төркеме, “Энҗе бөртекләре” вокал ансамбле, “Уен” бию ансамбле каршы алдылар. Сәламләү сүзләре белән Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева һәм ТР Мәгариф һәм фән министрылыгынң милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәбирова сәламлады.

Бүгенге конкурста җиңүчеләр республика этабында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев