Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә татар телен тирәнтен өйрәнү өчен балаларга яңа бина кирәк

Гражданнар җыенының чираттагысы гимназия бинасында узды.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Минзәләдә татар телен тирәнтен өйрәтү үзәге булган гимназиядә укучылар саны елдан ел күбәя. Шуңа аларга яңа бина кирәк. Җыенда район җитәкчелеге алдында әлеге мәсьәләне гимназия директоры Гөлназ Халиуллина күтәреп чыкты.

–Алты ел элек гимназия ремонттан соң яңа бинага күчте. Без бирегә күчкәндә 180 бала иде. Хәзер 285 балага җиттек. 2022 нче елның сентябренә балалар саны 300 булыр дип көтелә. Әйе, балалар арту сөенечле күренеш, ләкин укыту өчен кабинетлар җитми. Шул сәбәпле безгә яки яңа бина, яки әлеге бинага янкорма ясарга кирәк, – дип гозерен җиткерде директор.

Җыенны алып барган район башлыгы Айдар Салахов әлеге мәсьәлә буенча үз тәкъдимнәрен әйтте:

–Районда балаларны комплекслы укыту, аларның сәламәтлеген кайгыртуга зур игътибар бирелә. Киләчәктә Садак бистәсендә салыначак мәктәпне телләрне тирәнтен өйрәнүче мәктәп итү планда бар. Бәлки гимназияне шунда күчерергә мөмкин булыр, бәлки башка вариантларны да өйрәнербез.

Шулай ук җыенда гиманзиягә килеп укучы балаларның ата-аналарыннан да сорау яңгырады. Алар уку йортының тулай торагында урнашкан мәгариф бүлегенең методик кабинетын башка бинага күчереп булмасмы дигән мөрәҗәгать белән чыкты.

Цифрлаштыру, интернет заманында гражданнар үз мөрәҗәгатьләрен “Халык контроле” порталы, социаль челтәрләр һәм мессенжерлар аркылы да тиешле службаларга җиткерә алалар. Район башлыгы алдагы елларда җыеннарда яңгыраган сорау-гозерләрнең ни рәвешле үтәлеше хакында да бәян итте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Чухланцев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рамил Шәйсуваров дәүләт программалары, үзара салым кысаларында башкарылган эшләр белән таныштырды.

Җыенны алып барган район башлыгы Айдар Салахов әлеге программаларда катнашуны алдагы елларда да өстенлекле булачагын искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев