Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Татарстан Республикасы бүләкләре тапшырылды

Бүләкләү Татарстан Республикасы Минзәлә районы хакимиятенең утырышлар залында узды.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов «Минзәлә-информ»)

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов Татарстан Республикасы бүләкләрен тапшырды.

Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының Казначылык департаментының Минзәлә районы территориаль бүлеге җитәкчесе Фирдания Сибгатуллина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына лаек булды.

Татар АССРның 100 еллыгы истәлекле билгеләре һәм район Башлыгының Рәхмәт хатлары белән Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбе математика укытучысы Екатерина Махасимова, коммерция директоры – «Гарант Плюс» ҖЧҖне гамәлгә куючы Николай Секунов, район авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән Нурлыгаян Нәбиев, Аю фельдшер-акушерлык пункты мөдире Светлана Шәмсетдинова, «Олимп» спорт мәктәбенең гер спорты бүлеге тренеры Олег Петров бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы ТР Үзәк сайлау комиссиясенең «Сайлаулар» ГАС системасын мәгълүмати тәэмин итү идарәсенең 1 разрядлы белгече Рәзилә Бәдриевага тапшырылды.

Гомуми белем бирү учреждениеләре а расында «Балалар спорты» (авыл мәктәпләренең спорт залларын реконструкцияләү) республика конкурсында I дәрәҗә диплом һәм җиңүче кубогы белән Матвеевка төп гомуми белем бирү мәктәбе (директоры Лилия Минникаева) бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев