Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Татарстан Республикасы көне

Минзәләдә Татарстан Республикасы көне уңаеннан бәйрәм чаралары төрле форматта үтә.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Бәйрәм программасының шактый өлешен спорт чаралары алып тора.
Бәйрәм уңаеннан үткәрелүче спорт чаралары шәһәребезнең Җиңү паркында башланып китте. Биредә иртәнге саф һавада “Юбилейный” спорт мәктәбенең спорт аэробикасы бүлеге гимнастлары (тренерлары Светлана Шәрипова, Лилия Яруллина) үзләренең чыгышларын күрсәттеләр. Сорт мәктәбенең аэробика бүлегендә 7-14 яшьтәге 100гә якын бала шөгыльләнә. Алар төрле ярышларда, конкурсларда катнашалар, уңышлары күп. Бүген паркта ял итеп йөрүчеләр, балаларның әти-әниләре шушы бүлеккә йөрүче бер төркем яшь гимнастлар чыгышларын карап хозурланды.
Биредә минзәләлеләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева район башлыгы Айдар Салахов һәм шәхсән үзе исеменнән бәйрәм белән котлады.
–Татарстан Республикасы көнен быел ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы буларак бәйрәм итәбез. Бүген Татарстанда 173, районыбызда 13 төрле милләт кешеләре халкыбызның гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклап, дус һәм тату яши.Татарстанның төп байлыгы –аның ярдәмчел, талантлы, хезмәт сөючән халкы. Республикабызның, шул исәптән районыбызның үсешенә өлеш керткән һәр буынга, һәрбер минзәләлегә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Үз көчебезгә ышану безне яңа үрләргә өнди, киләчәккә өмет белән карарга ярдәм итә. Һәркемгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, күңел күтәренкелеге, аяз күк йөзе телим, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев