Минзәләдә – терлекчелекне үстерү программасы
Районда 2014 елга терлекчелекне үстерү программасы кабул ителде. Ул нигә кирәк соң? Киләчәккә дөрес юл сайлау өчен бүгенге көнең хакында реаль саннар белән хәбәрдар булырга кирәк. Ә алар бик көенечле. Инвесторлар үз көйләренә яши торгач, мал саны, продукция җитештерү кимүне туктата алмый башладылар. Саннарны матурлап язу мөмкинлеге дә бетте. 2011...
Районда 2014 елга терлекчелекне үстерү программасы кабул ителде. Ул нигә кирәк соң?
Киләчәккә дөрес юл сайлау өчен бүгенге көнең хакында реаль саннар белән хәбәрдар булырга кирәк. Ә алар бик көенечле. Инвесторлар үз көйләренә яши торгач, мал саны, продукция җитештерү кимүне туктата алмый башладылар. Саннарны матурлап язу мөмкинлеге дә бетте. 2011 ел белән чагыштырганда (алгарак карасаң тагын да куркынычрак) мөгезле эре терлекләр саны 1378 башка (шул исәптән сыерлар - 585) кимегән. Сөт җитештерү 68 процентка гына калган. Башка контроль саннарда да кимү күзәтелә.
Шуңа да программаның максатлары түбәндәге пунктларны үз эченә ала: (бер сыердан 3700 килограмм сөт савып алу, терлекләрнең продуктлылыгын арттырып, җитештерү күләмен үстерү); мөгезле эре терлекләрнең нәселен яхшыртып, сөт бирүчән сыерлар санын арттыру; терлекчелекнең керемен арттыру.
Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов та терлекләрнең нәселен яхшырту өчен ярдәм итә. Районга кайтарган нәселле таналар өчен хуҗалыклар бик аз өлешен генә түлиячәк. Нәсел эшен яхшыртуда районның нәсел предприятиесенә дә зур өметләр баглана. Көтүне ясалма орлыкландыру, үгезләрнең генофондын яхшырту алар өстенә төшәчәк.
100 сыердан 100 бозау алу һәм 100 процент сакланышка ирешү. Шуңа нәселле үгезләрдән алынган сперма белән ясалма орлыкландырудан тыш, беренче алты айда әлеге бозаулар кайгыртучан кулларга эләгергә тиеш. Кайгыртучан куллар әйбәт хезмәт хакы алсын өчен әлеге программа ярдәмгә килә дә инде.
Моның өчен район бюджетыннан шактый күләмдә акча каралган. Бу акча нигездә бозау караучыларга, ясалма орлыкландыру операторларына өстәмә түләү, сыер савучыларга премия бирү өчен тотылачак.
Технолог орлыкландыручылар 30 килодан да ким булмаган исән булган һәр бозауга 50 сум премия алачаклар. Үз төркемнәрендә бозауларның 100 процент сакланышына һәм көнлек үсешне 700 граммнан киметмәгән бозау караучылар 5000 (бер айга кадәр бозаулар төркеме), 4000 (бер-өч ай) 3000 (өч-алты ай) сум премия алачаклар. Моның өчен хуҗалыкларда бозаулар карауга һәм үлчәүгә нык үзгәрешләр кертергә һәм шуңа зыян салмыйча эшләүне тәэмин итәсе була.
Акча түләү өчен отчет сыйфатын яхшыртмыйча барып чыкмаячак.
Саннарның дөреслеген район күләмендә төзелгән комиссия контрольдә тотачак.
Сыер савучыларны бүләкләү элеккечә калачак: һәр фермада беренче урын бер мең, икенче, өченче урын - 500 әр сум.
Сүз уңаенда
"Минзәлә" район газетасы алдынгы комбайнчыларны, савымчыларны мораль стимуллау буенча күптән эшли иде. Без авыл хуҗалыгында эшләүчеләр, алдынгылар турында газета битләрендә даими язып барабыз. Комбайнчыларга һәм сыер савучыларга кубоклар быел да биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев