Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды

Яңа ел бәйрәмнәрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре каралды һәм киләсе елга бурычлар куелды.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ») хакимиятнең актлар залында Минзәлә районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы булды.

Утырышны ачып, Минзәлә районы башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев:

- Безнең алда Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре, шулай ук мәктәп каникуллары чорында халыкның иминлеген тәэмин итү бурычы тора, - дип билгеләп үтте.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча бүлеге начальнигы Илсур Хаҗиев район халкының террорчылыкка каршы куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында күрелә торган чаралар турында сөйләде. Николаевка авыл җирлегендә терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау өлкәсендәге эшнең торышы турында җирлек башлыгы Михаил Боков сөйләде.

Район хәрби комиссары Сергей Владимиров терроризмга каршы тору кысаларында мобилизацион үсеш базасы элементларының мобилизацион әзерлеге турындагы доклад белән чыгыш ясады.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Минзәлә районы башлыгы ярдәмчесе, террорчылыкка каршы комиссия секретаре Марк Токарев комиссиянең 2020 елдагы эш нәтиҗәләре турында хисап тотты һәм 2021 елга эш планы проекты белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев