Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә туган телләргә кадер-хөрмәт һәм халыклара дуслык балалар бакчаларыннан башлана

ТР Министрлар Кабинеты Аппараты каршындагы мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова районга визит барышында балалар бакчалары эшчәнлеге белән танышты.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Әлбәттә, халыклар арасында дус, тату яшәү, туган телләргә мәхәббәт базисы кечкенәдән үк салына башларга тиеш һәм әлеге эш күпмилләтлелеге белән аерылып торучы Минзәлә районында планлы рәвештә алып барыла.

Министрлар Кабинеты Аппараты каршындагы мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова, Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев бүген 5 нче санлы “Таңкай” (“Зоренька”) һәм 11 нче санлы “Шатлык” балалар бакчасында булдылар. Алар әлеге мәктәпкәгечә белем бирү оешмаларында туган телләрне өйрәнү, милләтара дуслыкны ныгыту буенча алып барылучы эшчәнлек белән таныштылар.

Ике балалар бакчасына да татарлар да, руслар да, марилар, чувашлар, әзербайҗан һ.б милләтләр (5 нче санлы балалар бакчасында хәтта әнисе ягыннан немец та бар икән) вәкилләре йөри. Бер үк вакытта республика дәүләт телләре – рус һәм татар телләрен өйрәтү югары дәрәҗәдә алып барылса, икенче яктан балаларның үз туган телләренә кызыксыну уяту һәм халыкара аралашу теле булган инглиз теле буенча төпле белем бирү буенча ныклы эш алып барылганлыгы күренде. Шулай ук “Таңкай” да татар милли әйрәмнәре буенча сәяхәт итүләре, мультипликация элементларын куллану, Муса Җәлнең “Кызыл ромашка” әсәрен сәхнәләштерү, “Шатлык” та татарча бию, балаларның кыстыбый пешереп, электромобильдә йөреп, шахмат уйнап күрсәтүләре кунакларда зур кызыксыну уятты.

Әлеге балалар бакчалары турында тулырак безнең сайтта, социаль челтәрләрдә  чыгачак видеосюжетларда карый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев