Минзәләдә тыл хезмәтчәнен котладылар
Ветеран олы яшьтә булуына карамастан, намазын да укый, җәй көне бакчада да рәхәтләнеп эшли
Равилә ханым Габдулла кызы Нуркаева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Озын гомерлекнең серен ул намуслы хезмәттә күрә:
- Минем кечкенәдән үк бөтен гомерем эштә үтте. Бигрәк тә сугыш еллары бик авыр булдылар: бар көчебезне Җиңүне якынайтыр өчен багышлап хезмәт куйдык. Үземнең туган авылым Чәчердә колхозда эшләдем. Аллага шөкер, инде Җиңүнең 75 еллыгын каршы алабыз, хәзер рәхәттә, муллыкта яшибез.
Сугыштан соңгы елларда Равилә ханым Ижевскта заводта эшли башлый, биредә пенсиягә чыкканчы хезмәт куя. Намуслы, тырыш хезмәте өчен күп тапкырлар алдынгы буларак таныла, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. 1952 елда Нурмөхәммәт исемле егеткә кияүгә чыга, 5 бала тәрбияләп үүстерәләр. Тик, кызганыч, бүгенге көндә Нурмөхәммәт ага юк инде.
1999 елда Равилә ханым гаиләсе белән Минзәләгә күченә. Олы яшьтә булуына карамастан, ул һаман да, күз тимәсен, үз аягында йөри, намазын да укый, җәен бакчада эшләргә ярата.
Равилә ханым Габдулла кыз Нуркаеваны 90 яшьлек юбилее белән котларга Минзәлә районы Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина килде. Ул юбилярга иң изге, иң җылы теләкләр җиткереп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Айдар Салаховның истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев