Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә узган балалар бәйрәмендә конкурсларда җиңгән балаларны бүләкләделәр

1 июнь – Балаларны яклау көне уңаеннан М.Җәлил паркында узган бәйрәм чарасында алма төшәрлек тә урын юк иде.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Бәйрәм, Цифрлаштыру елына бәйләп, район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән театрлаштырылган тамаша белән башланып китте.

Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева балаларны, аларның әти-әниләрен һәм балалар белән эшләүдә үзләреннән зур көч куючы һөнәр ияләрен бәйрәм белән тәбрик итте.

Бу көнне бәйрәм бүләкләргә бай булды. ТНВ иҗтимагый хәрәкәтенең Минзәләдәге территориаль бүлекчәсе уздырган рәсемнәр конкурсында, Бэбискиллс регионара чемпионатында җиңү яулаган балаларга диплом, медаль һәм бүләкләр тапшырылды.

Күпбалалы Газетдиновлар гаиләсенә ЮХИДИ бүлекчәсе вәкилләре балалар креслосы бүләк итте.

Бәйрәм балаларның күңелле җырлары, биюләре белән үрелеп барды. Районның төрле оешма һәм учреждение хезмәткәрләре, театр артистлары күңелле уеннар, спорт ярышлары уздырды, бүләкләр бирде. Аттракционнар эшләде. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев