Минзәләдә узган киңәшмәдә яңа билгеләнешләр игълан иттеләр
Яңа иҗтимагый вазыйфага бәйле рәвештә район мәдәният йорты директоры Гөлчәчәк Габдрахманова районда «Ак калфак» ны җитәкләүдән туктады
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ») Минзәлә районы хакимиятенең утырышлар залында узган киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев яңа билгеләнешләр белән таныштырды.
Район мәдәният йорты директоры Гөлчәчәк Габдрахманова Татарстан халыклары ассамблеясенең Минзәлә районындагы вәкиллеге җитәкчесе итеп билгеләнде.

Моңа кадәр ул районда «Ак калфак» татар хатын-кызлары ассоциациясе вәкиллеген дә җитәкли иде. Хәзер бу вазифа Минзәлә шәһәре гимназиясе директоры Гөлназ Хәлиуллинага йөкләнде.

Тагын бер яңа вазифа - район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Динә Елизарова ТРның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Минзәлә районындагы иҗтимагый ярдәмчесе итеп билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев