Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә узган Татарстан халыклары зона фестивалендә Николаевка мәктәбе коллективы Гран-при иясе булды

Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган Татарстан халыклары зона фестивале узды.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Әлеге фестивальнең заочный турында Минзәлә районы мәктәпләреннән 15 коллектив катнаша. Шулай ук Менделеевск, Кукмара, Питрәч, Казан һәм хәтта күрше Башкортстан мәктәпләре коллективлары дә үз эшләрен җибәрә. Нәтиҗәдә, 5 коллектив, 2 нче турга узып, зона фестивалендә үзара көч сынаша.
Шәһәребезнең 1нче, 2 нче һәм Николаевка мәктәпләре коллективлары – рус халкы, гимназия – татар халкы, Калтак мәктәбе мари халкы киемнәрен, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен һәм милли ризыкларын тәкъдим иттеләр, Идел буе халыклары этнографиясенә багышланган сорауларга җавап бирделәр. Жюри составында булган мәгариф бүлеге һәм район халыклар дуслыгы йорты вәкилләре һәр команданың чыгышын күзәтеп, бәя куйдылар. Фестивальнең ачылу тантанасында катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева милләтләр, халыклар арасындагы дуслыкның мөһимлеген ассызыклап үтте, фестивальдә катнашучыларга уңышлар теләде.
Нәтиҗәдә, Николаевка мәктәбе коллективы Гран-при иясе булды. 1 нче дәрәҗәдәге дипломга гимназия һәм 1 нче урта мәктәп коллективы, 2 нче дәрәҗәдәге дипломга Калтак мәктәбе коллективы һәм 3 нче дәрәҗәдәге дипломга 2 нче урта мәктәп коллективы ия булды. Фестивальдә Светлана Петрова җитәкләгән 2 нче урта мәктәпнең бизнес-компаниясе кызлары сәхнәдә үзләре теккән милли киемнәрне тамашачыларга күрсәтте.
Рушания Зиязиева, Лилия Шакирова фестивальне оештыручылар:
–Фестивальне үткәрү традициягә кереп киткәненә без бик шатбыз. Быел ул Зона Фестивале статусына ия булса, киләсе елларда Республика күләмендә үткәрелер дип өметләнәбез. Узган елгы форматтан быел бераз читләштек, былтыр иҗади биремнәр генә булса, быел география һәм этнография буенча да сораулар керттек. Бүгенге чарада катнашучы һәр коллектив ныклы әзерлек белән килгән, аларны әзерләгән укытучыларына, мәктәп директорларына, кунакларны 3нче ел рәттән үзенә кабул иткән, оештыру эшендә актив катнашкан 2 нче урта мәктәп коллективына рәхмәт белдерәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев