Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Ватан геройларын хөрмәтләделәр

Җиңү паркында бүген геройлар һәйкәлләренә чәчәк бәйләмнәре салынды.

(9нчы декабрь, Минзәлә, «Минзәлә-информ», Чулпан Шафикова). 9нчы декабрь - илебез өчен истәлекле дата - Ватан Геройлары көне билгеләп үтә. Минзәлә районында туып-үсеп, безнең ил һәм республика тарихына зур өлеш кертүчеләр дә шактый: Тапиков Самуил Михайлович (Яңа Мәлкән), Галиев Фәхрази Гали улы (Җәмәк), Винокуров Борис Алексеевич (Минзәлә), Василий Николаевич Гордов (Матвеевка), Горячев Алексей Андреевич (Фионовка), Фролов Никита Васильевич (Каран-Азик авылы). Бу геройлар хөрмәтенә бүген Җиңү паркында тантаналы чара узды.
Ватан Геройлары көнен бәйрәм итүдә юнармиячеләр, Форпост вәкилләре, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, Минзәлә районы башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, «Бердәм Россия» Татарстан төбәк бүлегенең башкарма секретаре Роза Салдаева, район хәрби комиссары Сергей Владимиров катнашты. Наил Хисамбиев, һәрвакыт үз Ватанын яклаячак лаеклы кешеләр булуын һәм булачагын билгеләп үтте:
«Күп буын өчен Ватан Геройлары чын үрнәк булды.. Безнең төп бурычыбыз – тарихыбызны саклап, аның кадерен белү. Без баһадир бабаларыбыз алдында бурычлы», - диде ул.
Хәрби комиссар Сергей Владимиров Минзәлә геройларының бөтен ил тарихына керткән зур өлеше турында сөйләде: «Безнең кечкенә район Россия өчен зур өлеш кертте: 4 герой, 2 Дан орденының тулы кавалеры, ә бөтен республикага алар нибары 28 генә бит".
Һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Геройлар Аллеясындагы һәйкәлләргә чәчәк бәйләмнәре салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев