Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә ветеран Ильяс Солтанов йорты ишегалдында агитбригада концерт белән чыгыш ясады

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, Минзәләдә яшәүче Солтанов Ильяс Шәих улына 97 яшь.

(Дифиза Нуриева « Минзәлә-информ»)

Бөек Җиңү көне алдыннан Минзәлә районында шул дәһшәтле еллар шаһиты булган  ветераннарны бәйрәм белән котлау, алар өчен агитбригаданың концерт күрсәтүе матур традициягә әйләнде. Кызганычка каршы, районда сугышта катнашучылар бик аз калып бара. Шуларның берсе– Ильяс Солтанов.

Иҗади агитбригада ветеран яшәгән йортның ишегалдына махсус машиналарда чыгып, 1945 елның май аенда бөтен ил көткән бәхетле көннәр атмосферасын тудырды. Мәдәният хезмәткәрләре белән бергә Ильяс Солтановны шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева һәм «Юность» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Хәмзә Гыйлаҗетдинов тәбрикләде һәм аңа республика, район, «Бердәм Россия» партиясе җитәкчелеге исеменнән шәхси бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

Ильяс Шәих улы Татарстан АССРның Актаныш районында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда эшли. 1944 елда Актаныш РВКДАН армиягә алына. Танк командиры. Казан югары партия мәктәбен тәмамлый. Актаныш районы башкарма комитеты рәисе урынбасары, икенче секретарь булып эшли. Солтановлар гаиләсе 1961 елда Минзәлә шәһәренә күчеп килә. Ильяс Шәих улы Минзәләдә Райкомда, авыл хуҗалыгы идарәсендә, май-сыр комбинатында, ГПТУДА-52 дә эшли. Тормыш иптәше Марзия Салих кызы белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев