Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә ветераннарны җырлап зурладылар

Матур традиция тормышка матур булып һәм җайлы керә икән.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ")
Кызганыч, сугыш батырларының гына түгел, тыл ветераннарының саны да кимүгә бара. Исәннәрне зурлау традицияләренә яңа төсмерләр кертү, ветераннарны балалары, туганнары алдында гына түгел, шул йорт, фатир тирәсендә яшәүчеләр белеп торырлык итеп котлау традициясе быел да үткәрелде. Күчмә концерт бригадасы быел Казакова Пелагия Васильева, Шакирова Азгария Закировна, Пожалуева Роза Рахимовна, Макаров Николай Петрович, Лисагин Василий Михайловичларны котларга алар яшәгән йортларга, фатирларга килде. Шәфкатьлелек йортында гомер итүчеләргә дә, алар яшәгән оешма янына барып, концерт куйдылар. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре һәм Ватан-ана композициясе белән авыл хуҗалыгы техникумы вәкилләре автомобиль кузовындагы сәхнәдә, җырладылар, биеделәр. Бәйрәм эскорты составында Рамил Кәримовның автомобильләр музеннан ике раритет техника да бар иде.Котлау делегациясе составына кергән официаль затлар тәбрикләү сүзләре әйттеләр.
Әзһәрия Закировна 97 яшендә булуга карамастан, бәйрәм концертын карарга урамга чыккан иде. Бәйрәм эскорты урамнардан үткәндә капка төпләренә чыккан кешеләр кул чабып, ә автомобильләрдә үтүчеләр, сигнал биреп шәһәр урамнарын яңгыраттылар.Кичә, бүген район авылларында Җиңүчеләрне искә алу тантаналары үтте. Безнең бу юллар да укчылапыбызга бәйрәм котлавы булып барып ирешсен. Иртәгә фашист илбасарларыннан илебезне үз гомерләрен биреп азат иткән якташларыбызны хөрмәтләү Ленин исемендәге паркта ун сәгатьтә үтәчәк.
Бәйрәм танталарын яктырткан видео материалларны безнең Ютуб каналыннан һәм Инстаграмнан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев