Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Вольный Тимерган авылында туып-үскән Раиса Жигалованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

31 мартта Минзәлә шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Раиса Григорьевна Жигалова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Әлеге истәлекле дата белән Раиса Григорьевнаны Минзәлә шәһәре башлыгы урынбасары Роза Салдаева котлады. Ул юбилярга район, республика җитәкчелеге исеменнән иң җылы теләкләрен җиткерде

Раиса Григорьевна 1932 елның 31 мартында Минзәлә районы Вольный Тимерхан авылында туа. 12 яшьтән «Красная Поляна» колхозында төрле эшчеләр эшли башлый. Счетовод, учетчик булып эшли. 1969 елда гаиләсе белән Минзәлә шәһәренә күчеп киләләр. Әзерләү конторасында төрле эшләр башкара.

Рәисә Григорьевнаның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. Ире белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Әбинең 6 оныгы, 6 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев