Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Яңа ел рухы балкып торсын, дигән бурыч куелды

Оешма-предприятиеләрдән Яңа ел бизәлешенә җитди карау таләп ителә.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Район администрациясенең киңәшмәләр залында узган җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев һәр җаваплы вазифаи заттан Яңа ел бәйрәменә ныклы әзерлек булуын таләп итте:

- Безнең алдыбызда катлаулы ел булуга карамастан шәһәрдәшләребез, райондашлырыбыз өчен чын бәйрәм рухы тудыру бурычы тора. Район башлыгы Айдар Салахов тарафыннан Яңа елга әзерлек чаралары буенча конкрет бурычлар куелган, эш шәһәрдә дә, авылларда да актив рәвештә алып барылырга тиеш, - дип искәртте.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров үз докладында шәһәрдә урнаштырылучы чыршылар, ясалучы шуу өчнен таучыклар турында һәм шәһәрне Яңа ел бәйрәменә әзерләү турында сөйләде.

Җыелыш барышында шулай ук Яңа ел яллары вакытында администрация хезмәткәрләре, учреждение җитәкчеләре өчен эш графигы төзү, Яңа ел бизәлешен вандаллардан саклау өчен полиция һәм дружинниклар тарафыннан игътибар көчәйтелү турында да бурычлар куелды. “Безнең ишегалды” программасы буенча төзекләндерелгән ишегалларында да Яңа ел бизәлеше дә тиешле дәрәҗәдә булсын, диелде.

Безнең өстәмә

Шәһәрдәшләребез өчен чыршылар үзәктә (биредә 31 декабрьдә төп Яңа ел тамашасы булачак, салют та булыр дип көтелә), Садакта, Изыскательләр бистәсенең 3/14 йортының ишегалдында, Октябрьская урамы буенча яңа спорт мәйданчыгында, Җиңү паркында, “Юность” боз сарае территориясендә урнаштырыла.

Фото редакция архивыннан, 2019 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев