Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Яңа ел төне тыныч, хәвеф-хәтәрсез үтте

Минзәлә районы бердәм-диспетчерлык хезмәтенә Яңа ел бәйрәмнәрендә 105 хәбәр керде.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Авылларда һәм шәһәребездә Яңа ел бәйрәмнәре тыныч үткәнме, хәвеф-хәтәрләр булмаганмы? Ашыгыч ярдәм сорап ничә кеше мөрәҗәгать иткән?

Ольга Рубцова, Бердәм-диспетчерлык службасы (ЕДС) җитәкчесе:

–31 декабрьдән башлап 10 гыйнварга кадәр (Глонасс 112 номеры буенча) безнең службага 105 хәбәр керде. Бәйрәм ялларында безнең диспетчерлык службасында операторлар Наталья Алсуфьева, Диана Юлтимирова,  Наталия Нораева дежурлык итте. 31 декабрьдә, Яңа елга санаулы сәгатьләр калганда, берничә шалтырату булды. Әйтик, аларның берсе гаилә конфликты буенча иде. Кичке бишенче яртыдагы берәүнең автомобиленә ут төртүләре турында, кичке сигездә Изыскательләр бистәсендә берәүнең үлеме турында хәбәр керде. Ашыгыч ярдәм сорап шалтыратуның 3 очрагы теркәлде. Яңа елга каршы төндә операторыбыз Наталия Николаевна дежур торды. Төн тыныч үтте, диде ул.

5 гыйнварда быел беренче янгын теркәлде: кичке унда Николаевка авылында берәүнең мунчасында янгын чыгу турында хәбәр керде. Яңа ел  бәйрәмнәрендә безгә кергән шалтыратулар арасында урам юлларын кардан чистартуны сорап шалтыратучылар булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев