Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Лесагинга 97 яшь тулды

Шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева ветеранның өендә булып, аны район башлыгы Айдар Салахов исеменнән тәбрикләде, бүләкләр тапшырды.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Лесагин тумышы белән Куйбышев районыннан, бүгенге көндә Минзәләдә яши. 1943 нче елда да сугышка Минзәлә район хәрби комиссариатыннан китә. 1943 елның гыйнварыннан алып ноябренә кадәр курсант була, 1944 елда исә 3 нче Белоруссия фронтында сугыша. Пулеметчыларның командиры була. Башына пуля эләккәч, госпитальгә эләгә. Сугыштан соң да тормышын хәрби хезмәт белән бәйләргә теләп, Сызраньдагы танк училищесын тәмамалый. СУ-3 взводы командиры булып хезмәт куя. 1954 елда хәрби частька запас хезмәткәр булып күчерелә. 2005 елда Минзәләгә кайта һәм бүгенгә кадәр шушында гомер итә.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ветеран “Ватан” ордены, “Германиядәге Җиңү өчен” медале һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев