Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә яшәүче Илиза Абдуллаеваның 8 март иртәсе шатлыклы хәбәрдән башлана

Ул Бөтендөнья татар конгрессы уздырган “Оста куллы гүзәл затлар” конкурсының “Кул эшләнмәләре” номинациясендә беренче урынны ала.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Илиза Әскать кызы бу бәйгегә үз куллары белән тегелгән һәм төрле техникалар кулланып чигелгән калфак-түбәтәйләрен, беләзекләрен, брошкаларын тәкъдим итә. Әлеге оста куллы ханым үз кул эшләнмәләре белән даими рәвештә район күләмендә уздырылган күргәзмәләрдә катнашып килә. Кул эше белән күптән түгел генә шөгыльләнә башласа да, аны һәр эше йөрәк җылысы белән пөхтә, матур, бизәкләп ясалган. Милли бизәкләр белән беррәттән ул заманча бизәлешләрне дә файдалана.
Илиза Абдуллаева:
–Милләтебезнең киләчәге өчен кирәкле булган шундый матур бәйге уздырылуга мин бик шат. Бәйгедә катнашкан һәрбер эш җиңүгә лаек. Бәйрәм иртәсе шундый зур бүләкләүдән башлану минем өчен зур сөенеч. Минем эшләремне күреп, югары бәя бирүчеләргә бик зур рәхмәт.
Конкурска 12 яшьтән өлкәнрәк булган хатын-кызлар, үсмерләр кызлардан барлыгы 545 эш килгән. Бүләкләү тантанасы 31 март көнне Казан шәһәрендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев