Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Минзәләдә язгы ярминкә гөрләде

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан шәһәребезнең үзәк мәйданында язгы ярминкә үткәрелде. Аның вакыты иртәнге 8 сәгатькә билгеләнсә дә, шәһәр халкы күпкә алданрак җыела башлады. Алдан килсәң, сайлап алу мөмкинлеге зуррак шул.Чөнки ярминкәгә үз продуктларын алып килгән авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, район хуҗалыклары да соңга калырга яратмыйлар. Өлгерерәк хуҗалыклар иртә килеп бөртекле ашлык,...

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан шәһәребезнең үзәк мәйданында язгы ярминкә үткәрелде.

Аның вакыты иртәнге 8 сәгатькә билгеләнсә дә, шәһәр халкы күпкә алданрак җыела башлады. Алдан килсәң, сайлап алу мөмкинлеге зуррак шул.Чөнки ярминкәгә үз продуктларын алып килгән авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, район хуҗалыклары да соңга калырга яратмыйлар. Өлгерерәк хуҗалыклар иртә килеп бөртекле ашлык, катнаш азыкта саттылар. Бодай, борчакны, арпаны, катнаш азыкны бишәр капчыклап алучылар да булды.

Әнә Минзләдән тавык асраучы Ленар Хәмидуллин 3 центнер бодайны "Органик групп-Минзәлә" ҖЧҖ сатучыларыннан алды. Авыл җирлекләреннән килүчеләр сарык, сыер, дуңгыз итләре, күркә, тавык, үрдәк, каз түшкәләре, каклаган каз, кондитер эшләнмәләре, бал, сөт һәм сөт продукцияләре тәкъдим иттеләр. Әнә Наратлы Кичү авыл җирлегенән Гөлназ Корбанова ат колбасасын үзе эшләп алып килгән.

Аның колбсасына бернинди өстәмәләр кушылмаган, халык бик яратып алды. Балык участогы бу ярминкәгә 493 килограмм балык алып чыккан иде. Бал, яңа тотылган елга балыгы, алар бу суыкта каткан, шулай булса да сайлап алырга мөмкинлек бар.Иң мөһиме - алар кыйммәт түгел иде. Әйтик, Җәмәк авылыннан килгән бал сатучы Ринас Вәлиев сөт продукциясен сатып бетерүгә, 3 литрлы балны 1200 сумга да сата башлады. Кадрәк авыл җирлегенән Фәрит Мияссаров төрле сөт һәм сөт продукцияләре белән сәүдә итте. Аю авыл җирлегеннән килгәннәр , шәһәребезнең балалар иҗат йорты хезмәткәрләре халыкны кайнар коймак, чәй белән сыйладылар.

Фәүзия Шәйхетдинова исә Дәвек авылыннан сату итүче"кибеттә" он эшләнмәләре:бизәп пешерелгән чәкчәк пироглар, төрле балга чаклы бар.

Гомумән, башка авыл җирлекләре дә ярминкәгә нәрсә алып киләсен тапканнар, белгәннәр. Өстәлләрдә сөт,эремчек, корт,компот,варенье, туңдырылган төрле җиләк-җимеш, каз, миннек,дисеңме, бар да бар иде. Ярминкә турында фикерләрен белү өчен берничә мөрәҗәгать иттек.

Мәксүм Гомәров:

- Ярминкәне калдырган юк, Ярминкәгә чыгабыз, карыйбыз, кирәк әйберләрне сатып алабыз. Минемчә халык өчен бик уңай. Күңелең нәрсә тели, барысы да сатыла. Итләр кибетләр белән чагыштырганда бәясе дә арзанрак.

Гөлфия Мингазова:

-Район үзәгендәге бер генә ярминкәне дә калдырган юк., чөнки монда үзебезнең товарны кош-корт итен тәкъдим итәбез. Билгеле, бу уңай. Шәһәзр кешеләре безнең казларны бик яратып алалар.

Таһир Гыйздатуллин:

-Мин үзем район үзәгендәге бер ярминкәне дә калдырган юк. Ярминкәгә чордашларымны, танышларымны күрергә, алар белән бер очрашып сөйләшергә дә дип барам.

Анатолий Хомяк;

-Бу юлы ярминкәдә шашлык сатучы булмады, әллә суыктан курыкканнар, әллә иреккәннәр, мин үзем шашлык ашарга дип чыккан идем. Ярминкәдә төтен исе чыкса, халыкны да үзенә тартып торыр иде.

Айдар Исламов 5 түшкә сыер ите алып килгән, аның итен ике сәгать эчендә алып бетерә яздылар, ул уртача итне 240-280 сумга сатты. Ярминкәне район башлыгы Айдар Салахов җитәкчелегендә бер төркем җитәкчеләр дә карап йөрде, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралаштылар.

Ярминкәдә Николаевка авыл мәктәбе хезмәткәрләре җырлап-биеп халыкның күңелен дә ачтылар.

Ярминкәдә көн бик салкын булса да, көн уртасына бераз җылытты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев